Уфадагы бер блогер Черниковкадагы моңа кадәр консервацияләнгән автовокзал бинасының койма белән уратып алынуына, тукталышта бик күп “НефАЗ”лар торуына игътибар иткән.
Предприятие вәкилләре аңалтуынча, 2013 елда ябылган авария хәлендәге автовокзал бинасы консервацияләнгән хәлдә калачак. Аның янындагы мәйданда ремонт таләп ителүче транспорт саклана. Койма милекне саклау өчен кирәк. Гади генә әйткәндә, монда вакытлыча техника саклау урыны оештырылган.
2017 елда Төньяк автовокзалы башлангыч бәясе 83 миллион сум белән сатуга куелган, ләкин күчемсез милекне сатып алучы табылмаган.