+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Ноября 2018, 06:33

Миллионерлар да, хәерчеләр дә артканнан-арта...

Быел Русиядә долларлы миллионерлар саны, 30 процентка артып, 172 мең кешегә җиткән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 40 мең кешегә күбрәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Иң бай 10 процент русиялегә илнең 82 процент байлыгы туры килә. Ә бер ел элек 77 процент булган. Бу җәһәттән Русия бик күп илләрдән алда бара.

Мул тормыш дәрәҗәсе буенча Русия АКШтан 45 тапкыр арттарак. Социаль тигезсезлекнең яңа дулкыны башланды. Исәп палатасының рәсми мәгълүматлары буенча, илдә 20 миллион кеше (15 процент) хәерчелек чигендә яши. Быел халыкның кереме артырга тиеш булса да, бу күзәтелми, үсеш юк, күпләр, киресенчә, тагын да хөртрәк яши башлаган.