Яңавылда Шекспир трагедиясе үзебезчә язылган. Джульеттага 13 яшь. Ул күпбалалы гаиләдә - өлкәне. Коррекция мәктәбендә укыган кызга укытучылардан әлләни кисәтү юк, аны тыныч, сайлап кына аралашучан бала дип билгелиләр. Әти-әнисе хәмер белән дуслашкан - терлекчелектә эшләп алган акчаларын "яшел еланга"га тотып бетерәләр. Алар яшәгән йортта ут та, кышын ягарга утын да юк. Шуңа күрә балалар ятимнәр йортында кышлый.
"Ромео"га - 20 яшь. Аның да гаиләсен үрнәкле дип булмый, ул биредә төпчек бала. Әлегә ул кулга алынган, балигъ булмаган балага кул сузган өчен аны 10 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Ә кыз аны яратуын яшерми, социаль челтәрләрдәге күпсанлы ачулы хәбәрләргә каршы: "Мин аны яратам, күпме күрмәсәм дә, көтәчәкмен", - дип җавап бирә.