+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 ноябрь 2018, 07:44

Алдар хәзрәт ятьмәсенә эләккәннәр

Уфа шәһәрендә үзен хәзрәт дип, халыкны алдап, акча җыючы, алай гына түгел, куркытып, талаучы бәндә кулга алынган. Алдакчылык юлы белән ул миллионлаган сум акчага ия булган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Диндар кешеләрнең ышанычын яулап, аннан: "Синең гаиләң өстендә үлем куркыныч эленгән. Шушы хәвефне юк итәм. Сезнең исәнлеккә корбан чалдырам", - дип, ятьмәсенә эләгүчеләрдән күпләп акча сораган. Аңа 100 мең сум, 200 мең сум тапшыручылар да булган. Бер өлкән яшьтәге ханым алдар хәзрәткә бирер өчен 2 миллион сумлап кредитка баткан.

"Минем дүрт балам бар, аларны ашатырга кирәк бит", - дип акланган алдар хәзрәт, хокук сакчылары кулына эләккәч.