+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 Ноября 2018, 21:00

Чыршы бәйрәме чакыра!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башкортстанда Яңа 2019 елны билгеләү турында” Указга кул куйды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Документка ярашлы, Яңа ел чыршысы 21 декабрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында үтәчәк. Гадәткә әверелгәнчә, анда уку алдынгылары, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, төрле фестивальләр лауреатлары, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләр һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары, күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар катнашачак. Алар өчен өч көнлек ял оештырылачак һәм бүләкләр тапшырылачак. Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар, шулай ук, Кыш бабай бүләге алачак.
Моннан тыш, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән калган балаларга матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Район һәм шәһәр хакимиятләренә урындагы бюджет һәм башка төрле чыганаклар исәбенә үз территорияләрендә бәйрәм оештырырга, инвалид һәм балалар йортларында, социаль приют һәм интернатларда тәрбияләнүче ятим, ата-ана тәрбиясеннән калган балаларга Яңа ел бүләкләре әзерләргә кушылды.