+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Ноября 2018, 11:06

Элекке министр төрмәдә китапханәче булып эшли

Русиянең элекке икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевны хәтерлисезме? “Роснефть” башлыгы Игорь Сечиннан 2 миллион доллар ришвәт алган өчен төрмәгә утырттылар бит әле.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул анда төрмә китапханәчесе булып эшли икән. Җылы урын, ни дисең инде. Әйткәндәй, төрмә шулпасын чөмергән икенче чиновник — Киров өлкәсенең экс-губернаторы Никита Белых та Рязань колониясендә нәкъ шушы һөнәр буенча эшли.

Ә икътисад фәннәре докторы Алексей Улюкаев хөкем җәзасын Тверь өлкәсендә үтә. Буш вакытында ул шигырьләр яза һәм төрмәдәге иҗади студиягә йөри икән. Анда яңа постановка әзерләнә. Шулай ук аның урындагы КВН командасында да катнашуы ихтимал.

Улюкаев төрмәдә медицина тикшерүе үткән. Шөкер, ул сау-сәламәт. Безне тагын әллә никадәр һөнәрләре белән куандырачак әле.