+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 Ноября 2018, 10:27

Сәкинә Шәймиева вафат

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиева каты авырудан соң вафат булган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат секретаре Эдуард Хәйруллин хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Добавить в предпочтительные источники Google
Сәкинә Шакир кызы Шәймиева 1939 елның 23 августында Казанда туган.

1954 елда Казан кооператив техникумының план-икътисад факультетына укырга кергән. Аны тәмамлагач, Калинин (хәзерге Актаныш районы) райпосында икътисадчы булып эшли башлый. Шунда ул Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Минтимер Шәймиев белән таныша. Ул туган авылы Әнәккә практикага кайткан була.

1961 елның июнендә Минтимер Шәймиевка кияүгә чыга һәм яшь гаилә Мөслимгә күченеп килә. Монда Сәкинә Шәймиева Мөслим райпосында икътисадчы булып эшли башлый. 1962 елда Минзәләгә күченәләр һәм шәһәрдәге дәүләт сәүдә оешмасына икътисадчы булып урнаша.

1962 елда аларның уллары Айрат, 1964 елда - Радик туа. Читтән торып Мәскәү югары финанс институтын тәмамлый. 1967 елда Минтимер Шәймиевны партия өлкә комитетына инструктор итеп чакыралар. Гаилә Казанга күченә. Сәкинә Шәймиева Үзәк универмагның план-финанс бүлегендә җитәкче булып эшли. 6 ел эшләгәч, 1989 елда, 50 яшендә сәламәтлеге начар булу сәбәпле, пенсиягә чыга.

Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.