Омскида казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Чакмагыш егете, спортчы-паралимпияче, блогер Рөстәм Нәбиев "Инстаграмм"да урнаштырган һәр фотосы астында тирән мәгънәгә ия сүзләр язып калдыра. Аның тормышны яратуы, көчле рухлы булуы меңләгән кешеләрдә соклану хисләре уята.
Шушы көннәрдә Рөстәм урамда протезларда бер генә култык таягы белән йөрергә өйрәнүе турында видео урнаштырды һәм йөрәк түрендәге иң якты хыялы белән уртаклашты: "Читтән караганда, һәм, гомумән, үземнең хис итүем буенча шуны әйтә алам - бик авыр... Ләкин бу минем беренче тәҗрибәм, шуңа да мин аны, әлбәттә, камилләштерәчәкмен. Кайчан да булса, кызымны җитәкләп, паркта йөрү турында хыялланам..."