Днепропетровск шәһәрендә бер ирне үзе яшәгән тулай торакта асылынган килеш табалар.
Баксаң, ул бу көнне өйләнгән булган һәм иптәшләре белән шушы куанычлы вакыйганы “юган” икән. Аннары, тол хатыны сүзләре буенча, тәмәке тартырга чыгып киткән һәм кире әйләнеп кермәгән. Артыннан чыксалар, асылынып тора, ди.
Әле бу хәлне хокук сакчылары тикшерә.