+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Ноября 2018, 06:28

Фатир өчен киленен, оныгын һәм ирен үтергән

Дондагы Ростов шәһәрендә чәчләр үрә торырлык җинаять кылынган: 71 яшьлек карчык үзенең 1937 елгы ирен, 1982 елгы киленен һәм 8 яшьлек оныгын балта белән тураклап үтергән. Җинаять нигезендә фатир бүлешә алмау ята.

Добавить в предпочтительные источники Google
Үтерүче дә, аның корбаннары да бергә яшәгәннәр. Бу фатирны кайчандыр алар ипотекага алганнар һәм аны карчык белән карт, аның килене белән улы тигез өлешләп түләгән.

Тик яшь парның никахы таркалган, карчыкның малае фатирдан чыгып киткән, ә килене белән оныгы, барыр урыннары булмагач, бу фатирда яши биргән.

Явыз карчыкның торакта ялгызы гына яшисе килгән, шуңа күрә ул якыннарын гел куган, талаш-гауга чыгарган. Ә бердәнбер көнне аларның барысын да үтергән.

Эз яздырырга тырышса да, полиция хезмәткәрләре аның җинаятен тиз ачкан. Карчык кулга алынган. Бәлки, төрмәдә соңгы көннәрен берүзе бер камерада үткәрү "бәхете" тияр бәдбәхет корткага.

Фотода: каенанасы тарафыннан үтерелгән килен.