Бүген Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр залында “Әтинең гаиләдәге роле” темасына пленар утырыш үтте. Анда республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Юрий Мельников, Русия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкил каршындагы Әтиләр иҗтимагый советы рәисе Андрей Коченов һәм башкалар катнашты.
- Гаилә сәясәте властьның һәр тармагында мөһим урын били, әмма демография, гаилә институтларына кагылышлы мәсьәләләр һаман да тулысыныча хәл ителмәгән. Балаларга карата башкарылган җинаятьләр саны арту аеруча зур борчуга сала. Мәсәлән, узган елда өлкәннәр тарафыннан балигъ булмаганарга карш 2,5 мең җинаять эше кылынса, быел бу күрсәткеч 8,8 процентка югарырак. Шул ук вакытта, аерылышулар санының артуына да игътибар бирергә кирәк. 2011-14 елларда 18 яшькә кадәр бала тәрбияләүче ата-аналарның аерылышу очрагы 30 проценттан кимрәк булса, соңгы елларда бу күрсәткеч 55 процентка якынайды. Ә бит гаиләдә төп урынны ир-атлар били, - диде Юрий Михайлович.
Андрей Коченов билгеләвенчә, бүген гаиләдәге хатын-кыз да, балалар да ир-егетләрне күрми. Гаиләдәге ир, әти роле акрынлап югала бара. Ә бит элек-электән ир кеше гаиләдәге бөтен җитди мәсьәләне хәл итүче дә, матди яктан тәэмин итүче, анда яшәүче һәркем өчен терәк, таяныч, сакчы да булган.
- Безгә элекке традициләргә әйләнеп кайту кирәк. Заманча яшәү, цивилизация ничек кенә уңай булмасын, ул безнең гаиләләргә хәвеф-хәтәр белән яный, - диде ул.
Чарада гаилә мәсьәләләре белән шөгыльләнүче психологлар, башка төбәкләрдән килгән Әтиләр советы рәисләре катнашты.