Агымдагы елның июнендә компания кибетнең ачылачагы турында белдерде. Әле исә “Castorama” сәүдә челтәре хуҗасы Бөек Британиянең “Kingfisher” ритейлер-компаниясе директоры фирманың Русия базарыннан бөтенләй китәчәге турында игълан итте.
Испания һәм Португалидәге кибетләр дә ябылачак икән.
Әйткәндәй, 2017-18 финанс елында компаниянең Русия базарында күргән зыяны күләме 8 миллион фунт стерлинг (якынча 10,25 миллион доллар) тәшкил итә. Русиядә “Castorama”ның 21 кибете бар.