Аның туганнары чаң суга: кичә ул өйдән чыга да суга төшкәндәй юк була. Әлеге вакытта Гөлназның кая булуы билгесез, элемтәгә дә чыкмый. Борчылган туганнары полициягә гариза язган. Полиция хезмәткәрләре югалган хатынны эзли.
Югалган көнне Гөлназ Маннанова ачык яшел төстәге куртка, зәңгәр джинсы чалбар һәм шундый ук төстәге итек кигән була. Хатынның башында кара башлык.
Аны күрүчеләрдән яки кайдалыгы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрдән полициягә мөрәҗәгать итүне яисә 02 номерына хәбәр итүне сорыйлар.