+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Ноября 2018, 06:56

XXI гасыр каннибалы

Новгород өлкәсе суды Валдай шәһәрендә яшәүче Дмитрий Лучинга карата кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. 2016 елда Милли премиягә тәкъдим ителгән шагыйрь 45 яшьлек ханымны үтергән, бокалга җыеп, канын эчкән, баш миен ашаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Суд каннибалны 19 елга төрмәгә утыртырга һәм аның корбанының ятим калган улына 1,5 миллион сум акча түләргә дигән карар кабул иткән.

45 яшьлек ханым белән 22 яшьлек Лучин социаль челтәрләрдә танышкан, бераз язышкач, егет аңа кунакка килгән. Җинаятен ул алдан планлаштырган.

Берничә сәгатьтән соң кеше ашаучы кулга алынган. Үтерелгән ханымның фатирында полиция хезмәткәрләре Лучинның стенага корбанының каны белән язган яңа шигырен күреп, шаккаткан.

"Тәнгә хуҗа булуга караганда, пакъ җанга хуҗа булу зуррак ләззәт китерә икән", дигән юллар бар кеше ашаучының шигырендә.

Суд-псхиатрия тикшерүе җинаятьчене үз акылында дип тапкан.