+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 Ноября 2018, 07:30

Хуш, каләмдәш...

Кайгылы хәбәр: танылган журналист, "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалының Башкортстандагы хәбәрчесе Фәнис Фәтхи вафат...

Добавить в предпочтительные источники Google
Фәнис Фәтхи (Фәткуллин) 1961 елның 6 июнендә Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау авылында туган. 1979 елда авылдагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе радиосында эшли. Анда татар редакциясе ачылгач, аның баш мөхәррире була. 1992 елда "Кызыл таң" газетасына эшкә күчә. Шул ук елда "Азатлык" радиосының Башкортстандагы хәбәрчесе булып эшли башлый. 1993 елның сентябрендә "Азатлык"ның Мюнхендагы баш фатирына эшкә алына. Анда 1995 елга кадәр эшли. Радио Прагага күчерелгәч, анда 1998 елның сентябренә кадәр хезмәт сала.

1998 елда журналист Уфага кайта һәм "Азатлык"ның Башкортстандагы хәбәрчесе булып эшли. 1999 елның маеннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Интертат" электрон гәзитенең Башкортстандагы хәбәрчесе вазыйфаларын башкара. 2011 елда Татарстанның "Яңа Гасыр" телекомпаниясенең Башкортстандагы хәбәрчеләр үзәге мөдире итеп билгеләнә.

Җәмәгате Зөһрә белән ике кыз - Алия һәм Җәмиләне үстерде.

"Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урының җәннәттә булсын, Фәнис абый...

(Мәгълүмат "Азатлык" радиосы сайтыннан алынды)