Баланың ярасы тиз арада тегелгән, хәзер аның гомеренә берни дә янамый. Әйткәндәй, дәваханәгә малайны озатып килүче булмаган, аның берүзен генә китергәннәр. Аның әнисе кайда - беркем бу сорауга ачыклык кертә алмаган. Үги әтисенең ни өчен шулай вәхшиләрчә кылануын да бала аңлатмаган.
Хәер, бала ничек кенә тәртип бозса да, өлкәннәр кулына пычак алырга тиеш түгел бит инде! Хәзер оятсыз үги әтигә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Бу гаилә белән тиешле органнар да даими кызыксыначаклары көн кебек ачык.