+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Ноября 2018, 16:16

\"Мәктәптәге төшке аш баланың сәламәтлеген формалаштыра\"

Бүген республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәкнең мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Анда Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, шулай ук аутсорсинг нигезендә туклану хезмәте күрсәтүче компанияләр вәкилләре катнашты.

- Безнең эшнең бик мөһим юнәлеше – мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрендә балаларның туклануын оештыру. Районнар буенча йөргәндә төрле очракларны күрдем. Әйтик, Дуван районында авария хәлендәге мәктәпнең директоры укучыларның туклануын балалар бакчасы ашханәсендә оештырган. Төшке ашның бәясе – 21 сум. Бәя ничек формалаша? Күп кенә авыл мәктәпләренең ярдәмче участоклары бар. Шуның исәбенә бәя арзаная. Бу – туклануны оештыру алымнарның берсе, – диде төбәк җитәкчесе. - Башка мәктәпләрдә аутсорсинг нигезендә эшлиләр. Асылда, бала мәктәптә ашый торган төшке аш аның сәламәтлеген формалаштыра. Кызганычка каршы, мәктәптә яхшы туклану – балалар өчен бердәнбер мөмкинлек булган гаиләләр дә бар бездә. Шуңа күрә балалар туклануын оештыру – эшебезнең мөһим юнәлеше.