+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Ноября 2018, 18:58

Яшел кәтлит, чират торган хатыннар сугышы...

Республика җитәкчесе дәваханәләрдә тәртип урнаштыруны таләп итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Хөкүмәттә узган "Сәламәтлек сәгате"ндә республика Башлыгы каршындагы эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская сәламәтлек саклау өлкәсендәге мәсьәләләрнең хәл ителмәве турындагы мөрәҗәгатьләрнең күбесе башкаладан булуын әйтте. Шулай ук Стәрлетамак, Иглин, Уфа, Әбҗәлил, Ишембай, Благовещен, Туймазы, Дүртөйле, Бүздәк, Кырмыскалы, Мәләвез районнары, Салават, Нефтекама шәһәрләреннән хатлар күпләп килә.

Салаватта балалар дәваханәсендә чират торган хатыннар арасындагы низаг сугышуга барып җиткән. Белоретта дәваланучыларга төшке ашка яшел төстәге кәтлитләр биргәннәр.

- Моңа кадәр барып җитәргә түгел, баш табиблар, сезгә кагыла, әгәр сезнең эштә тупас җитешсезлекләр булса, урыныгызны бушатасыз, - диде Радий Хәбиров.

Елена Прочаковская әйтүенчә, республика җитәкчесенә дәваханәләр эшчәнлеге буенча мөрәҗәгатьләр кими. Әлеге өлкәгә игътибар итә башлагач, урыннарда тәртип урнаштыру да җанланды.