Интернет-проектның максаты - кече Ватаны тарихында сизелерлек эз калдырган, намуслы хезмәт куйган, Башкортстанның уңышлы үсешенә зур өлеш керткән, гади, талантлы, зыялы, югары әхлакый сыйфатлары булган якташларыбыз турында сөйләү.
Интернет-ресурста Башкортстанның искиткеч кешеләре турында материаллар (гади кешеләрнең кыскача биографиясе, истәлекләр, очерклар, язмалар, мәкаләләр һ.б.) урнаштырыла.
Басма материалларны “Башкорт энциклопедиясе”нә түбәндәге адрес буенча юлларга кирәк: 450006, Уфа шәһәре, Революцион урамы, 55нче йорт. Электрон адрес: imena@bashenc.ru.
Шулай ук түбәндәге адрес буенча электрон формадан файдаланырга мөмкин:
http://imena.bashenc.ru. Мәгълүмат урыс, башкорт һәм татар телләрендә кабул ителә. Күләме - берничә җөмләдән өч биткә кадәр.