+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 Декабря 2018, 21:00

Горурланырлык исемнәр

Узган атнада Уфа дәүләт нефть техник университеты үзенең 70 еллыгын билгеләде. Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
– Башкортстан нефть һәм газ буенча илдә дан тота. Монда УДНТУның роле бик зур. Бу уку йорты 100 меңнән артык белгеч әзерләгән. УДНТУда чит илләрдән килгән 50 меңнән күбрәк студент укыган. Бу да университетның киң билгеле булуын күрсәтә, – диде Радий Фәрит улы.
Ул илнең иң яхшы 30 уку йорты исемлегенә кертелгән. Аны тәмамлап, бүген илнең төрле өлкәләрендә югары вазыйфа биләүче якташларыбыз да булуы бу хакта сөйли. Алар да бу тантаналы чарага да чакырылган иде. Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров үзенең чыгышында студент елларын искә алды, преподавательләргә зур рәхмәтләрен җиткерде. УДНТУ горурланырлык исемлектә Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, “Роснефть”нең вице-президенты Геннадий Букаев һәм башкалар бар.
Чарада Радий Хәбиров университет укытучыларына югары дәүләт бүләкләре тапшырды һәм студентларны, укытучыларны бәйрәм белән котлады.

Гөлия Гәрәева.