– Мондый чаралар бик мөһим. Алар галимнәргә фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Дөнья тиз үзгәрүчән, көндәшлек зур, – диде Радий Фәрит улы. – Форумның биредә үтүе нәтиҗәсендә Русиядә юридик фикернең алдынгы вәкилләре җыелды. Безнең өчен бу бик мөһим.
Радий Хәбиров форумда катнашучыларның күбесе белән озак еллар бергә эшләвен әйтте.
Пленар утырышта кеше хокуклары, власть һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләр, Конституция һәм халыкара хокук институтлары турында фикер алыштылар.
Форумда Башкортстан Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты һәм О. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
– О. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты – Русиянең юристлар әзерләүче әйдәүче уку йорты. Без аның белән актив хезмәттәшлек итәчәкбез, – диде Радий Хәбиров.
* * *
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия юристлары ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты.Анда ассоциация рәисе, О. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты ректоры Виктор Блажеев, Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников һәм башкалар катнашты.
Радий Хәбиров очрашуда катнашучыларга ассоциациянең республика бүлекчәсен төзүдә зур өлеш керткән һәм педагогия кадрларына ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
— Бу очрашу Башкортстан вузларында укучы юрист студентларга, иң яхшы юридик практикалар белән алышу тиешле дәрәҗәдә үтсен өчен Мәскәү дәүләт юридик университеты базасында стажировка үтәргә булышлык итәр дип ышанам, — диде төбәк җитәкчесе.