-2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Декабря 2018, 10:42

Акча ишек алдында аунап ята...

Күпфатирлы шәһәр йортларының һәр подъездында диярлек килеп керүгә аллы-гөлле кәгазь битләре, гәзитләр аунап ята. Шуларны акча диюем...

Добавить в предпочтительные источники Google
Чынлап та, аларны кемдер акча түгеп, типографиядә бастырган бит инде. Кайсы реклама иясе, ишек-тәрәзә куям, ди, кайсы өеңә теләсә кайсы вакытта ризык әзерләп китерә; МТС абоненты булсаң, башкаларның һич кирәге калмый, имеш; Себер сәламәтлегенә ирешәсең яисә 20 яшьлек чактагы гайрәтеңне кайтарасың килсә, рәхим итеп шалтырат – һ.б.лар, һ.б.лар.

Бу кәгазьләрне бастыру, тарату чыгымнары бизнес кагыйдәләре буенча син сатып аласы товарга кушып куелган инде. Ул сайлаулар җитсә, сәяси реклама подъезд идәнендә сәнәк белән җыеп алмалыга әйләнә. Халык акчасы әнә шулай аяк астында ауный.

"Бу проблемадан котылуның беркадәр юлын табучы торак милекчеләре ширкәтләре бар, - дип яза Татарстанның Азнакай шәһәреннән Хәким Гыйләҗев. - Мисал өчен, Казанның Яңа Савин районы «Адоратский-11» ТСЖ җитәкчесе Ләйсән Билалова бу көздә подъездларга махсус металлдан тартмалар куйдырды. Алар бик уңайлы, почта тартмаңнан кирәксез рекламаны аласың да шунда ук урнаштырылган макулатура тартмасына саласың. Биредә яшәүче муниципаль берәмлек депутаты Рамил Гайфуллов, бу яңалыкны халык бик хуп күрде, ди. Идәннәрдә аунаучы кәгазь чүбе бермә-бер кимегән.
Подъезд җыештыручы макулатураны кая аткара икәнен ачыклап тормадык, аның кабул итү пунктларындагы хакы зур шәһәрләрдә ярыйсы гына икәне мәгълүм. Әлеге яңалыкны башка шәһәрләрдә дә куллана башласалар, бик яхшы булыр иде дигән теләктә калабыз".

Без дә шушы теләктә! Бу уңай тәҗрибәне Башкорстанда кулланучылар булса, бу хакта беренче булып язарбыз.