-2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Декабря 2018, 21:00

Якташыбыз белән горурланабыз

Краснокама районының Николо-Березовка авылыннан Ольга Изилаева милли спорт премиясе лауреаты булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ул авыл җирлегендә физик культура, спорт эшен иң яхшы оештыручылар категориясенең “Спорт барыбыз өчен дә” номинациясендә җиңүгә иреште. Милли спорт премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды.
– Чыннан да, монда, бу сәхнәдә басып тору – зур нәтиҗә. Республика, Краснокама районы һәм районның “Прикамье” физкультура-сәламәтләндерү комплексы данын яклавым белән горурланам. Конкурс дәвамында ярдәм күрсәткән өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Мин яраткан эшемне башкарам һәм аны дәвам итәчәкмен, – диде Ольга Изилаева.
Милли спорт премиясе 2010 елда Русия Хөкүмәте тарафыннан физик культура һәм спорт өлкәсендә спортчыларның, тренерларның һәм белгеч-ләрнең һөнәри эшчәнлеген дәртләндерү максатында гамәлгә куелган иде.