+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Декабря 2018, 21:00

21 яшьтән сатылырга тиеш!

Русиялеләрнең дүрттән өч өлеше, теләсә нинди алкоголь эчемлекне сату яшен 18дән 21гә кадәр күтәрергә кирәк, дип исәпли.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу күрсәткеч соңгы биш елда үзгәрешсез кала. Сәламәтлек саклау министрлыгында яңа чикләү­ләр кертел­гән закон проекты киләсе елда әзерләнәчәк.
Законны үзгәрешсез калдыру өчен сораштыруда катнашучы-ларның 21 проценты чыгыш ясый. Социологлар, шулай ук, спиртлы эчемлекләр кул­лануның кире яклары турында да белешкән. Респондентлар барысыннын да ешрак аерылышуларны (44 процент), эшсез һәм тораксыз калуны (42 процент), көнкүрештә имгәнүләрне (39 процент) һәм юл-транспорт вакыйгаларын (38 процент) атаган. Сораштыруда катнашучыларның 33 проценты алкогольне җинаять-че­лек арту сәбәбе дип исәпли.
Спиртлы эчемлекләрнең сәла-мәтлеккә зыяны турында респон­дентларның 46 проценты хәбәр-дар.