“Русия яшьләре берлеге” Гомумрусия иҗтимагый оешмасы һәм “Русия укучылары хәрәкәте” иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр хәрәкәте иң мөһим даталар – 12 июнь (Русия көне) һәм 12 декабрь (Конституция көне) алдыннан шундый акция үткәрә. Әле дә Конституциянең 25 еллыгына багышланган акция кысаларында “Без – Русия гражданнары!” дигән конкурс үтте.
Анда укуда, спортта һәм иҗтимагый тормышта иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән сәләтле 14 яшьлек яшүсмерләр катнашты.
Алар 5 ноябрьгә тиклем ирешкән уңышлары портфолиосын җибәрергә һәм Русия Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан “Минем тормышымда Конституциянең роле” дигән өч минутлы видеоязма төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырырга тиеш иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча республикабыздан 5 финалист билгеләнде һәм республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
– Сез монда – барыгыз да җиңүче. Өметле яшьләр үсеп килә республикабызда. Конституция – ул бит илнең Төп законы. Һәм сезнең Конституцияне яхшы белүегез сөендерә, – диде Александр Геннадьевич.
Беренче төп документларын алырга җиңүчеләр әти-әнисе белән килгән иде.
– 2 яшеннән бирле кызыбыз Президент Владимир Путинга кабул итүгә эләгергә хыяллана, хәтта башка балалар мультфильмнар караганда да безнең кызыбыз ил башлыгының туры эфирларын карады. Мәктәптә, шундый-шундый конкурс булачак, дип игълан ителгәч, ул бәхетен сынап карады, менә без бүген монда, – ди җиңүче Кристинаның әнисе Наталья Летярина.
Тантана Александр Сидякин белән чәй өстәле артында җанлы әңгәмә белән тәмамланды.
Энҗе ИБРАҺИМОВА.