+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Декабря 2018, 21:00

Мәңгелек йорт һәрчак тәртиптә

Иске Балтач авылы зираты инде 25 ел Рәшит Хәмәтов карамагында.Бу эшне ул фәкать җәмәгать башлангычында алып бара. Алтмыш алты яшьлек Рәшит абыйның хезмәт, тормыш биографиясе дә үзе кебек гади.Унсигезе тулгач, Балтач районының Иске Балтач авылы егете биленә сары каеш буа. Хәрби хезмәт елларын Мәскәү төбәгендә урнашкан бер дивизионда подстанция электромонтёры сыйфатында үтә.

title
Кайткач, районның Куйбышев исемендәге колхозында, “Агропромхимия” берләшмәсендә эшли. Урман кисү кебек авыр, катлаулы участокта көч сала. Йорт сатып алып, шуны яңартып яши. Арытаба кулланучылар җәмгыятендә хезмәт салган елларын да сагынып искә ала ул.
1988 елда Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә Рәшит Хәмәтов та чакырыла. Беренче гыйнвардан беренче майга ка­дәр хәвефле зонада командировкада була райондашыбыз. Анда күргәннәре, башыннан кичкәннәре турында сөйләргә яратмый ул. Гомумән, үзе турында сүз алып бара торган кеше түгел Рәшит абый. Кулыма каләм алып, аның турында кызыксынырга авылдашы Ленар абый Нуртдиновның тәкъдиме этәргеч бирде.
— Дистә еллар дәва­мында Иске Балтач авылы зиратын каравыллау эшен алып бара. Гомере буе кайда кушсалар, шунда эшлә­гән. Кеше мәнфәгатен үзе-некеннән артык күреп яшәү­че абый ул. Гәзит битләрен-дә аның турында язма урын алуга күптән лаек, — диде ул.
Рәшит абыйны элекке “Агропромхимия” берләш-мәсе пекарнясына яңа пеш­кән икмәк алырга килгән мәлендә очратып, берничә минут вакытын бүлеп әңгә-мәләшергә көч-хәл белән күндердем. Һәм сүзне шу­шы җаваплы эшкә килүен­нән башладык.
— 1994 елның 10нчы гыйнвары иде. Иске Балтач авыл Советы рәисе вазыйфасында Өлфәт Исламов эшләгән чор. Күршем, миңа кадәр зиратны тәрбияләп, карап торган Зарифҗан абый Карамовны җирләдек. Халык бик күп җыелган иде. Шунда җыен ясап, мине Зарифҗан абый урынына, урыслар әйткәндәй, “смотритель кладбища” итеп сайлап куйдылар. Алдагы елга бу вакыйгага 25 ел тула.
Чирек гасыр гомер эчен-дә мәңгелек йорт тирәсендә чисталык, тәртип тота. Көз-ге, язгы айларда, халыкны җәлеп итмичә, корып ауган агачларны үз көче белән кисеп, яндырып, эш итеп куя.
— Дусларым бар. Күләм­лерәк эшләр башкарганда алар ярдәменә таянам, — ди. — Зират эчендәге кирәк-яракларны куя торган будка искерде. Бер яңа будка хәстәрлисе иде. Анысы үз көчем белән генә булдыра торган эш түгел. Спонсорлар эзлим. Шул эшне башкарып чыга алсам, эшемне яшьрәк кешегә тапшырыр идем...
Соңгы елларда зират­ның мәйданы зурайтылганнан соң, җирләүне тәртип белән алып барырга тырыша Рәшит абый. Якыннарын үзләре теләгән урынга җир-лиселәре килгән кешеләр­нең хәленә керә, урын табып бирә. Үз тырышлыгы белән җәйдән камыш чабып, киптереп куя, спонсорлар табып, агачлар (такта) хәстәрли. Ялгызлары гомер иткән өлкән яшьтәгеләр вафат булганда, алдан күрел­гән хәстәрлек бик ярап куя.
— Авылдан күченеп китеп, шәһәрдә гомер кичер­гән кешеләр дә соңгы теләк-ләре буенча авылга кайтарыла. Төрле милләт кешесе җирләнә. Һәр милләт кеше-сенә аерым төбәктә урын булдырылган. Электән салынган тәртипне сакларга тырышабыз. Исем кушылмаган сабыйларга исем кушып җирлибез, каберлә-ренә рәшәткә куябыз, исем-шәрифен язабыз. Ел саен уртача 55 кеше мәрхүм була. Бер елны гына 34 кеше җирләнде... Шәһәрдән кайтарып җирләнгәннәрне дә исәпләсәң, бу сан 68-70 кешегә җиткән еллар булды...
Якынча исәпләүләр буенча, узган гасырның 30нчы елларында беренче мәет җирләнгән зират 7 гектарга якын мәйданны били.
Авылның патриотлары юк түгел. Узган елда Иске Балтач авылында гомер итүче хезмәт ветераны Фируза Әхмәдиярова, уллары белән бергәләшеп, зират янында кое казыткан. Якын кешеләре җирләнгән балтачлылар каберләрне тәр-бияләргә килгәндә, чәчәкләр утыртканда су сибәргә, кул юарга шул кое суыннан файдалана. Җеназага җыел­ган кешеләр дә Әхмә­дияровлар булдырган изгелеккә чиксез рәхмәтле.

Аида ХӘЙРЕТДИНОВА.
Балтач районы.