+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Декабря 2018, 06:53

Эчкән кеше исерек кеше белән бер

Күп фаҗигаләрнең төп сәбәбе - эчкечелек. Исерек баштан кылынган җинаятьләр исемлеге тулыланып кына тора.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чишмә районында яшәүче 24 яшьлек ир-егет тә, "яшел елан" уяткан шайтан коткысына бирелеп, 49 яшьлек ханымны үтерүдә гаепләнә.

Яшь ир-егет үзенең әнисе яшендәге ханым белән чуала, чираттагы очрашуларына ул шешә күтәреп килә. Ару гына төшереп алгач, шешәдәшләр арасында низаг чыга һәм ир заты хатынга берничә тапкыр пычак кадый, аннары җинаять урыныннан кача.

Шау-шу ишетеп, торак хуҗабикәсенең күршеләре йөгереп керә, полиция чакырта. Үтерүчене тиз арада кулга алалар.

Әлеге вакытта җинаять буенча тикшерү эше дәвам итә.