+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 Декабря 2018, 06:43

Яңа ел чыршысында 780 бала катнаша

Быел аларны “Яңа ел киресенчә” тамашасы көтә.

title
21 декабрьдә “Башкортостан” концерт залында Республика Яңа ел чыршысы уза. Быел “Яңа ел киресенчә” дип аталган тамашаны карарга 780 бала киләчәк.

Елдагыча, республиканың төп чыршы бәйрәмендә иң сәләтле балалар — уку алдынгылары, фән олимпиадалары һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, конкурс һәм фестивальләр лауреатлары катнашачак. Балаларны шат күңелле клоуннар, чыршы тирәли флешмоб, яңа ел фото зоналары, искиткеч декорацияләр, чагу костюмлы персонажлар, кыскасы - Яңа ел тамашасы көтә.

“Яңа ел киресенчә” дип аталачак мультимедиа-шоу бик мавыктыргыч булачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

Мондый тамашалар алдагы елның 7 гыйнварына кадәр барачак. Аны теләгән һәр бала килеп карый алачак.