Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Сергей Герасимов белдерде.
Җинаятьләрнең 3,5 меңе - наркотиклар сату, 7 меңе — наркобизнестан килгән керемне легальләштерү, 14 меңе — контрабанда, 6 меңе — составында наркотик матдә булган үсемлекләр үстерү, 35 меңе притон тоту белән бәйле.
Агымдагы елда законсыз әйләнештән 175 килограмм каннабис, 32 килограмм синтетик һәм психотроп матдә, 20 килограмм мәк саламы, 10 килограмм гашиш, шулай ук 0,1 килограмм кокаин тартып алынган. Сергей Герасимов белдерүенчә, каннабис һәм мәк саламы үзебезнке, ә “синтетика” чит төбәкләрдән алып керелгән.