+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 Декабря 2018, 18:30

Президент самолетында булган

Владимир Путин Башкортстаннан авыр чирле үсмергә үз самолетын күрсәткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
15 яшьлек Руслан Каипкулов ИЛ-96-300 самолетын Президент бүләк иткән видеокамерага төшергән.

Ул сирәк очрый торган чиргә юлыккан, аның организмында шешекләр барлыкка килә, шул исәптән яман шеш тә.

"Мечтай со мной" проекты чикләрендә, Руслан үзенең хыялын тормышка ашырган - илдәге иң мөһим борт белән танышкан, пилот урынында утырган, конференц-зал һәм кайбер башка урыннарны видеога төшергән. Шушы арада бу язма интернет челтәрендә күрсәтеләчәк.

Үсмернең әнисе Президентка җылы шарф бәйләгән. Алар Мәскәүдә медицина тикшерүләре дә узачак.