+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Декабря 2018, 06:46

Төрмә сәхнәсендә - Фирдус Тямаев

"Онытмагыз, өйдә сезне әниләрегез, балаларыгыз көтә!", - ди ул тоткыннарга.

Добавить в предпочтительные источники Google
Татарстанның атказанган артисты Фирдус Тямаев Казанның 19нчы колониясендә тәрбияви хәйрия концерты куйган. "Үзебезнең инициатива белән барып, Яңа елга тәрбияви бүләк ясадык. Күптән барасы килгән иде", - дип уртаклашкан җырчы "Матбугат.ру белән.

"Кайсыбызның әтиләре, абыйлары, туганнары тоткынлыкта, Алла ярдәм бирсен, исән-имин чыксыннар. Бөтен көчемне җыеп җырлап чыктым!" - ди Фирдус Тямаев үзе.

Татарстанның җәзаларны үтәтү хезмәте һәм 19нчы колония коллективы артистка Рәхмәт хаты да тапшырган.