— Марат Фаясович, идарә, башлыча, нинди хезмәтләр күрсәтә?
— Безнең төп эш – хокукларны теркәү һәм объектларны кадастр исәбенә кую. Шул ук вакытта, арендага алу, ипотека, җирләргә дәүләт кадастр бәяләмәсе бирүне контрольдә тоту, банкрот булганнарны арбитраж күзәтү астына алу, җирләрнең законлы кулланылышын тикшерү һәм геодезия күзәтчелеге дә безнең карамакта.
— Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында “алданган дольщиклар” мәсьәләсен хәл итү буенча җитди бурычлар куйды. Билгеле, әлеге мәсьәләне хәл итүгә хокук саклау органнары гына түгел, башка бик күп ведомстволар да үз өлешен кертергә тиеш. Сезнең эшчәнлектә бу ничек чагылачак?
— Республикада әлеге вакытта 6 меңнән артык кеше шушы категориягә керә. Төзелеш турында сүз баргач, әлбәттә, без дә бу мәсьәләгә берникадәр кагылышлы. Торак алырга теләгән кеше төзүче белән килешү төзи. Безнең реестрда алданган шушы кешеләр турында белешмәләр бар. Ниндидер объект төзер алдыннан урындагы үзидарә органы моңа ризалык бирергә тиеш. Әлбәттә, бу эшләрнең һәркайсы белән республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты шөгыльләнә.
Бу җәһәттән безнең хокукый базаның камилләшүен дә телгә алырга кирәк. Бүген төзелеш эшен башларга ризалык алыр өчен бик күп таләпләр үтәлергә тиеш. Ә инде җир мәйданнары бүленгәндә без дә үз өлешебезне кертәбез. Төзелеш өчен җаваплы структуралар белән эшчәнлек тагын да зуррак колач алачак.
— Марат Фаясович, былтыр Росреестр 10 еллыгын билгеләп үтте. Әлбәттә, бу вакыт эчендә илнең икътисади торышы күзгә күренеп үзгәрде. Бу сезнең эшчәнлектә ничек чагыла?
— Җир һәм милек белән бәйле мәсьәләләргә бик күп башлангычлар тәэсир итә. Шулар арасында ипотека ставкаларының түбәнәюен әйтер идем. Төзелештә өлешләтә катнашу буенча теркәлгән килешү-ләр, мәсәлән, былтыр 11 айда, алдагы елның шул чоры белән чагыштырганда, 30 процентка күбрәк булды. Шул ук вакытта, кредитларны түли алмаучыларның саны да артканнан-арта. Мәсәлән, 2018 елның беренче яртысында гына да үзен банкорт дип игълан иткән физик берәмлекләр саны 45 процентка күбәйгән. Мондый күренеш илнең һәр төбәгендә күзәтелә. Бу җәһәттән без Русия банклары ассо-циациясенә мөрәҗәгать иттек. Гомумән, бу сораулар халыкның эш хакы, законнарның үтәлеше һәм башкалар белән дә бәйле.
— Бүген республиканың һәр район-шәһәрендә җирдән файдалану һәм аны саклау буенча инспекторлар бар. Алар тикшерүләр үткәргәндә күбрәк нинди закон бозу очракларын терки?
— Әлбәттә, һәр очракны аерым тикшерәбез. Шулай да ешрак үз белдеге белән җир участогын файдалануга алу очраклары белән очрашабыз. Кемдер, мәсәлән, коймасын берничә метр читкәрәк куя, икенчеләр дәүләт карамагында булган җирләргә нәрсәдер чәчә. Шул ук вакытта, төзелеш эшләрен башкарганда да законнарның бозылуын еш күрәбез. Мәсәлән, өй төзер өчен теркәлгән участокта кибет ачу очраклары яисә бакча өчен бирелгән җирдә төзелеш барганы еш күзәтелә. Гражданнар, җир участокларын теркәгәч, аннан үзе теләгәнчә файдаланырга ярый, дип уйлый. Бу — зур хата. Анда янгыннан саклау юлы һәм башка коммуникацияләр үтәргә мөмкин. Әмма, югарыда әйтүемчә, һәр мәсьәләне аерым тикшерергә кирәк. Әгәр дә җир теркәүче безгә мөрәҗәгать итеп, участогын үзгәртү теләген белдерә икән, без, моңа каршылыклар тапмасак, аңа ярдәм итәбез.
— Үткән елда республика территориясендә теркәү идарәсе барлыкка килүгә 20 ел тулды. Киләчәккә нинди планнар белән яшисез? Нинди үзгәрешләр көтелә?
— Безнең эшчәнлек чагыштырмача яңа булып исәпләнсә дә, без, заманча алымнарны кулланып, бик күп күрсәткечләр буенча илдә алдынгы урыннарны билибез. Мәсәлән, электрон теркәү буенча без Русиядә беренчеләр рәтендә. Әлегә кадәр күпфункцияле үзәкләр кәгазь документлар белән эш итсә, киләчәктә болар да электрон төргә күчәчәк. Әлегә бу һәр очрак өчен кулланылмаса да, акрынлап Интернет аша теркәүгә дә күчәчәкбез. Бу документларны кабул итү, тикшерү вакытын да күпкә кыскартачак. Ике елдан без власть органнары белән электрон рәвештә эшләүгә тулысынча күчеп бетәргә тиеш.
Тагын бер яңалык – 1 февральдән гражданнар нотариуска мөрәҗәгать итеп, аның белән кирәкле процедураларны үткәннән соң, ул безгә электрон рәвештә мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак.
Элек урман территориясенә караган участокларны гражданнар терки алмый иде. Күптән түгел мондый участокларны теркәү хокукы бирүче закон кабул ителде. Бу да — халыкның яшәешен яхшырту, җиңеләйтү максатыннан барлыкка килгән башлангыч. Гражданнар бу мөмкинлектән дә файдалансын иде.
— Әңгәмә өчен рәхмәт. Эшегездә уңышлар телибез!
Гөлия Гәрәева әңгәмәләште.