+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Января 2019, 10:23

Владимир Путин Башкортстан парламенты тәкъдим иткән законга кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан парламенты башлангычы белән Русия субъектларының контроль-исәп органнарына һәм муниципаль берәмлекләргә карата коррупциягә каршы таләпләр турындагы законга кул куйды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Закон проекты Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан Русия парламентының түбән палатасына кертелде. Декабрь азагында Дәүләт думасы аны ахыргы өченче укылышта кабул итте, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт җыелышы-Корылтай матбугат хезмәтеннән.

- Закон нигезендә рәисләргә, аларның урынбасарларына, төбәкләрнең һәм муниципалитетларның контроль-исәп органнары аудиторларына карата коррупциягә каршы таләпләр тигезләнә, – дип аңлатты Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.

Дәүләт хезмәте вазыйфаларына коррупциягә каршы таләпләр күпкә югары. Мәсәлән, анда төбәк башлыгы, парламент рәисе, суд, хокук саклау һәм башка органнар җитәкчеләре белән якын туганлыкта булган кешеләр билгеләнә алмый. Нәтиҗәдә, статус һәм функционал буенча тигез вазыйфаларны биләгәннәргә ниндидер очракларда коррупциягә каршы катгый таләпләр куела, ә кайбер очракларда - юк. Бу дөрес түгел. Тикшерү-исәп органнары рәисләре, аларның урынбасарлары, барлык төбәкләрдә дә аудиторлар бер үк дәрәҗәдә коррупция куркынычы белән яный. Алар өчен тигез хокук, бурычлар, җаваплылык каралган. Коррупциягә каршы таләпләр дә бердәм булырга тиеш. Без федераль парламентарийларга һәм дәүләт башлыгына безнең позицияне хуплаган өчен рәхмәтле.