-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Января 2019, 16:26

\"Янгантау\" - беренче карлыгач

3 гыйнварда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Салават районы Мәчетле авылында булды. "Янгантау" геопаркының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, төбәк җитәкчесе авылның геологик киселеше белән танышты һәм торак пунктны карады.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Салават районы... Мине биредә "Янгантау" геопаркы идеясе белән гаҗәпләндерделәр! Галимнәр сүзләренә караганда, бу Кунгур чоры тарихының идеаль кисеме. Бу безнең республика геопаркларыннан "беренче карлыгачыбыз", — дип язган "Facebook"та Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе мәчеттә дә булды, анда аңа элек яшәп килгән үсемлекләр һәм хайваннар җәсәде булган экспонатлар күрсәтелде. Аннан соң Габит Гыймаловның рәсемнәр күргәзмәсе белән танышты.

"Габит агай табиб та, бик игелекле кеше дә, үз ватанының патриоты да... Барыннан да бигрәк аның рәсемнәре мине гаҗәпләндерде! Алар яраланган әтинең фронттан кайтуы, гади авыл томышы турында сөйли..." — дип тәэссоратлары белән уртаклаша Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы этник залда булды, анда аны башкорт милли киемнәрендә хатын-кызлар каршы алды, мандолинага һәм кубызга җыр башкарды.