+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 Января 2019, 07:26

Венер Сәхәветдинов вафат

2019 елның 6 гыйнварында аның тынгысыз йөрәге тибүдән туктаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яңа елның беренче көнендә ул үзенең 80 яшен билгеләгән иде.

Венер Газиз улы Башкортстан хирургиясенә нигез салучы, аның "аксакалы" буларак ихтирам яулады. Күп еллар ул Башкортстан дәүләт медицина институтын җитәкләде, медицина фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы булды.

Үз гомерендә ул 500дән артык фәнни хезмәт, 14 монография язды, медицина өлкәсендә 40тан артык ачыш ясады. Һәм, әлбәттә, меңнәрчә кешенең гомерен озайтты.

Мәрхүмне кичә Мәләвез районының Томанчы авылында җирләделәр.

Якыннарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз.