Яңа ел каникуллары бик күңелле чор булса да, кызганычка каршы, имгәнүләрсез, бәла-казаларсыз гына үтми. Быелгы озакка сузылган кышкы яллар вакытында Уфада 3763 кеше зыян күргән. 31 декабрьдән 8 гыйнварьга кадәр травмпунктларга нәкъ шулкадәр кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 960ы — балалар.
Халыкның сәламәтлеген саклау бүлеге җитәкчесе Рәдиф Сабиров белдерүенчә, аларның күпчелеге көнкүреш травмалары — 2052 очрак. Урамда 946 кеше зыян күргән, 64 кешедә аңлы рәвештә эшләнгән травма ачыкланган, ә 28е исерек килеш җәрәхәтләнгән.
Күпчелек очракта уфалыларның сөякләре сынган. 840 кешенең аяк-кулы сынган, 270 мөрәҗәгать итүчедә баш сөяге травмасы булуы ачыкланган. 296 кешене дәваханәгә салганнар.