+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Января 2019, 21:00

“Эшкуарлык белән 12 яшьтән шөгыльләнәм...”

Октябрьский шәһәреннән Әлфия Романова шулай ди.Октябрьский шәһәренең “Здравушка” сәламәт туклану һәм табигый косметика офисы директоры, малтабар Әлфия Романова белән үзәк китапханә каршындагы “Яшел дөнья” клубы утырышында очраштык. Игътибарымны мөлаем яшь ханым җәлеп итте. Ягымлы елмаюы, ачыклыгы, кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәте белән күңелгә ифрат ошады ул.

Добавить в предпочтительные источники Google
— Әлфия Фәритовна, тормышыгызның сер пәр­дәсен бераз ачыйк әле. Малтабарлыкка кере-шергә ни рәвешле батырчылык иттегез? Әлеге адымга нәрсә этәрде?

— Күп нәрсә кешенең үзенә бәйле, чөнки мал табарга, акча эшләргә омтылыш күпләрнең канында бар, аны уятып җибәрергә генә кирәк. Шәхсән үземә килгәндә, миңа малтабарлык белән... 12 яшьтән үк шөгыльләнергә туры килде. Әнием безне ялгызы үстер­де. Аңа, дәү әниемә ярдәм итәргә була һәр җәйне үземчә план кора идем: ничек, кайда бераз акча эшләргә? Хәтеремдә, дәү әнием бакчасындагы алмаларны җыеп, базарда саттым.

— Арытаба язмышыгыз ниндирәк борылыш алды?

— Мәктәп тәмамла­ган-нан соң, өч уку йортына керергә мөмкинлек бар иде. Аңлашыла ки, тәгаен берсен сайладым. Тимер юл техникумын. Анда укып чыккач, официант һәм барменнар әзерләүче курсларга кердем. “Бик яхшы” билге-ләргә тәмамладым. Нәтиҗә-дә, миңа шунда ук башка­лабызның “Россия” ресторанына эшкә килергә тәкъ-дим ясадылар. Психология фәннәре кандидаты Светлана Пеунова китаплары белән мавыгуым да нәкъ шул чорга туры килде.
Гозере төшкәннәргә булдыра алганча киңәш, үгет-нәсыйхәт биргәлим. Нәти-җәдә, психолог белгечле-генә уку теләге уянды.

— Һәм укып та чыктыгызмы?

— Әлбәттә! Иң әһәмият-лесе – үз алдыңа максат кую һәм аңа ныкышмалы ирешү. Питердагы Рауль Валленбергның “Ана һәм Бала” институтына кердем. Бер үк вакытта Светлана Пеунованың Уфадагы га-мәли психология дәрес-ләрендә шөгыльләндем. Алган белемне тормышта кулланырга омтылдым. Психология миңа авыр мәсьәләләрне аңларга, ачыкларга ярдәмләште. Уй-хисләремне, якыннарыма мөнәсәбә­темне уңай якка үзгәртүгә ирештем. Тормышым да кызыклырак, тулырак була барды.

— Әйтегезче, психология белеме, күнекмә-ләре эшегездә ярдәм итә-ме?

— Итә! Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт – гаҗәеп, мавыктыргыч өлкә ул. Даими аралашу нәти-җәсендә, үзем дә камил­ләшә-үсә барам, дигәндәй. Максатым – тәкъдим ител-гән товар хакында мөмкин кадәр тулы белешмә бирү, кирәген сайлауда булышу.

— Ә буш вакытка килгәндә?

— Бик аз кала ул, дөресен әйтим. Эштән тыш вакытны яраткан гаиләмә – иремә, балаларыма багышлыйм, әлбәттә. Бәхе-тем, горурлыгым – менә дигән өч кызым бар. Актив ялны кулай күрәбез. Узган елда, мәсәлән, өлкән кызым белән тәү тапкыр парашют белән сикердек. Искиткеч тәэссоратлар!

— Тормышыгызда якты эз, җуелмас тәэсир, хатирәләр калдырган шәхес бармы? Әйтик, язучы, шагыйрь яисә философ, галим...

— Бар. Светлана Лада Русь иҗатына сокланып туялмыйм. Күпкырлы шәхес ул. Дөнья күләмендә таныл­ган язучы, шагыйрь, психология фәннәре кандидаты, журналист, җәмәгать эшлеклесе. Уникаль китаплар, үзенчәлекле шигырь-җырлар авторы. Аның әсәр­ләре тирәнтен мәгънәгә ия, рух күтәренкелеге бүләк итә. Иң яраткан шигырь­ләремнең берсеннән үзем тәрҗемә иткән юлларны китермәкчемен:

“Үзеңә ышану,
Сөюгә инану –
могҗиза!
Тормышта ансат
юл эзләмәү –
Бик җиңел һәм...
ифрат кыен да”
.

— Ничек уйлыйсыз, бүгенге малтабарны ни рәвешле тасвирларга булыр иде?

— Эшкуар, бизнесмен – җәмгыятебезнең аерым бер катламы ул. Малтабарлар – ифрат актив, тынгысыз, хезмәт, хәрәкәт сөючән затлар. Аларның төп хәзи­нә­се – күңел түрендә. Әгәр дә шул рухи эчке байлыгың бар һәм дә аннан файдалану ысулларын анык белә­сең икән, куркыр урын юк, минемчә. Кем әйтмешли, “нуль дәрәҗәсендә башланган” кәсеп-шөгыль дә уңыш китерергә мөмкин.
— Фәһемле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

Сәлия Гарифуллина әңгәмәләште.
Октябрьский шәһәре.