+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Января 2019, 18:32

Табиблар да яклауга мохтаҗ

Дәүләт җыелышы-Корылтайда узган сәламәтлек саклау проблемаларына багышланган "түгәрәк өстәл"не Русия Гомумдәүләт медицина палатасы рәисе Леонид Рошаль хезмәттәшләрен хуплау сүзләреннән башлады. Бүген аларның җәмгыятьтән һәм матбугаттан яклауга мохаҗ бубуын ассызыклады.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Киңкүләм мәгълүмат чаралары бүген бик еш һәм кайвакыт кискен рәвештә табибларны сүгә. Мондый мөнәсәбәт туктатылырга тиеш. Һәр нәрсәдә чама кирәк. Безнең берләшмә шундый хурлыктан сакланырга тиеш", - диде танылган балалар табибы.

Леонид Рошаль, тикшерү органнары да кайвакыт, аңлап бетермичә, медицина хезмәткәрләрен алдан ук гаепле дип билгели, дип саный.

"Дәвалау барышында барлыкка килгән катлаулылыклардан табибны шунда ук төрмәгә утыртырга ярамый, шуңа күрә безнең хокукый яклану - беренчел мөһим мәсьәлә", - дип белдерде Русия Милли медицина палатасы президенты.