-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 Января 2019, 11:25

Яңа ел чыршысын тапшыр да, бүләк от!

Бәйрәм кунагын чүплеккә чыгарып ташларга ярамас. Әйдә, башка сыйфатта булмышын дәвам итсен ул.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфа шәһәре хакимияте, "Аргументы и факты" гәзите һәм "Кроношпан" компаниясе кулланышта булган чыршыларны кабул итү буенча экология акциясе оештыра. Анда килүчеләргә бүләкләр дә әзерләнгән. Чыршыларны:

Калинин районында — Гвардейская урамындагы балалар скверында;

Инорста — Баландин һәм Мушников урамнарын киселешендә;

Черниковкада — Машина төзүчеләр мәдәният сарае алдында;

Октябрь районында — Сипайловодагы Гагарин базары янында һәм Р. Зорге урамындагы 44нче йорт янында җыялар һәм "Кроношпан" заводында плитәләр ясауда кулланачаклар.