— Илһам Галиевич, Киров районы Уфада иң зур төбәкләрнең берсе. Район территориясендә җинаятьчелек торышы турында бераз мәгълүмат бирсәгез иде.
— Хәлләр начар димәс идем. Былтыр, 2017 ел белән чагыштырганда, 36га азрак, ягъни 3665 җинаять теркәлде. Гадәттәгечә, аларның күпчелеге гражданнарның һәм оешмаларның милкен урлау белән бәйле. Шул ук вакытта, районда үтерүләр саны кимү куандыра. 2017 елда 14 шундый җинаять теркәлсә, былтыр — 8. Әлбәттә, бу да бер район өчен бик зур сан. Шул ук вакытта сәламәтлеккә авыр зыян китерү нәтиҗәсендә үлем очраклары бөтенләй күзәтелмәде, ә аннан алдагы елда шундый 5 факт теркәлгән.
Бу саннар прокуратураның эчке эшләр органнары алдына тиешле таләпләр куюы, шуның нәтиҗәсен-дә профилактика эшләре үткәрелү турында сөйли.
— Сер түгел, саннарны ях-шырту өчен җинаятьләрне исәптән яшерү дигән нәрсә һаман яшәп килә. Шушыңа киртә кую өчен прокуратура ниләр башкара?
— Әйе, бу бик җитди закон бозу. Шушы уңайдан хокук саклау органнары арасында җинаятьләр турында җибәрелгән һәм алынган хәбәрләр буенча төрле чагыштырулар үткәрелә, районнар учреждениеләреннән криминаль хәл турында килгән мәгълүматлар кичекмәстән прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә. Былтыр без 173 җинаятьне исәптә тергездек. Моннан тыш, җинаятьләр турында хәбәрләрне кабул иткәндә, теркәгәндә юл куелган закон бозуларга бәйле, хокук саклау органнарына җитешсезлекләрне бетерү турында 256 таләп һәм 10 күрсәтмә чыгарылды. Аларны карау нәтиҗәсендә 195 вазыйфа биләүче кеше җаваплылыкка тарттырылды.
— Гражданнар мөрәҗәгать-ләре, шул исәптән аларның хезмәт хокуклары бозуында бәйле тикшерү эшләре нинди дәрәҗәдә алып барыла?
— Былтыр район прокуратурасына 4413 мөрәҗәгать килгән, шуларның 406сы канәгатьләнде-релгән. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда, мөрәҗәгатьләр саны 84кә арткан. Гражданнар, нигездә, хезмәт, торак хокуклары, балигъ булмаганнар хокуклары һәм мән-фәгатьләре бозылуга зарлана.
Хезмәт законнарын бозу буенча килгән 371 мөрәҗәгатьнең күпчелеге эш хакы түләмәү белән бәйле. Былтыр бу өлкәдә закон бозуның 528 очрагы ачыкланган, судка 290 дәгъва гаризасы җибәрелгән. 27 миллион сум күләмендә хезмәт хакы түләтүне күздә тоткан 251 гариза канәгатьләндерелгән, җаваплы кешеләр җәзасын алган.
— Илһам Галиевич, узган елда район судлары тарафыннан киң яңгыраш алган ничә җинаять эше каралды?
— Гомумән, бу чорда Киров район суды һәм мировой судьялар 900 кешегә карата 855 җинаять эшен карады. Район прокуратурасы дольщиклар проблемасына аерым игътибар бирә, шуңа да әлеге категория эшләр безнең даими конт-рольдә. Район суды тарафыннан төзелеш фирмаларының элекке өч җитәкчесенә карата ике хөкем карары чыгарылды.
Әйтик, “Дуслык-Строй” торак-төзелеш кооперативы идарәсе рәисе “ЭнергоТехСервис” җәмгыяте директоры белән берлектә башкала уртасында күпкатлы йорт төзү инвесторы һәм генераль подрядчысы булырга карар итә. 10 катлы 65 фатирлы йорт төзүне күздә тоткан проект-смета документларын бозып, алар гражданнар белән 307 миллион сумга 99 фатир сату турында килешү төзи.
Шул ук вакытта, бу эшем ияләре бурычларын үтәргә уйламаган да, ә акчаны үз ихтыяҗларына тотынган. Аларның 347 миллион сумлык милкенә, шул исәптән төзелеп бетмәгән объектка һәм кыйммәтле “иномарка”ларына, арест салынды. Суд бу бәндәләрне 4 елга гомум режимлы колониягә озатты.
— Коррупциягә каршы прокуратура нинди чаралар күрә?
— Унике айда безнең орган тарафыннан 25 закон бозу очрагы ачыкланды. Законнарны бозуга чик кую максатында 19 күрсәтмә чыгарылды, шуларның барысы да каралды һәм вазыйфа биләүче 10 кеше җаваплылыкка тарттырылды.
Гомумән алганда, Киров районы территориясендә шушы чорда 48 җинаять теркәлгән, 22 җинаять эше кузгатылган. 17 кешегә карата 14 җинаять эше судка юнәлтелгән һәм каралган.
Бу юнәлештә белем бирү учреждениеләреннән хәбәрләр күп килә. Әйтик, Уфа дәүләт авиация техник университеты доценты 12 студентыннан 1350 сум күләмендә ришвәт алган һәм зачеткаларына уңай билге куйган. Суд аңа 175 мең сум штраф билгеләде.
— Әңгәмә өчен рәхмәт. Форсаттан файдаланып, Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз!
— Рәхмәт. Үз чиратымда, мин прокуратура ветераннарын һәм хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм, ветераннарга ярдәмнәре, яшь хезмәткәрләр белән тыгыз мөгамәләдә булган, тәҗрибә уртаклашкан өчен рәхмәт әйтеп, аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек телим.
Коллективыма исә законлылыкны ныгыту, гражданнарның һәм дәүләтнең хокукларын яклау эшендә зур уңышлар телим.
Резеда ГАЛИКӘЕВА әңгәмәләште.