+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Января 2019, 18:47

Аерылышып та баеп була икән...

Хатын-кыз ирен миллионер итә аламы? Ала. Әгәр моңа кадәр ире миллиардер булса... Шулай да була ала икән.Моның өчен Джефф Безосның хатыны булырга кирәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Җир йөзендәге иң бай кеше – Американың Amazon интернет компаниясе җитәкчесе Джефф Безос 25 ел гомер иткән хатыны Маккензи белән аерылыша.

Узган елда Forbes журналы Безосны 160 миллиард доллар мөлкәткә ия дип язып чыкты.

Нью-йорк юристлары белдерүенчә, ир белән хатын арасында мөлкәт бүлү буенча ниндидер юридик килешүләр булмаса, ул яртылаш бүленәчәк. Шул рәвешле, Маккензи дөньядагы иң бай хатынга әйләнәчәк.

Ул хәтта бай хатын-кызлар арасында беренче урында торучы Франсуаза Бетанкур Майерсны, Loreal косметик компаниясен булдыручының оныгын, уздырачак.

Аерылышып та баеп була икән...