-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 Января 2019, 08:09

Кар белән көрәш дәвам итә

Уфада кар стихиясе белән көрәш дәвам итә. Һава торышы белән бәйле рәвештә, коммуналь хезмәтләр эшендә территорияләрне кардан чистартуның өченче режимы игълан ителде, дип хәбәр иттеләр шәһәр хакимиятендә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкаланың коммуналь хезмәтләре урамнарны чистарту буенча тәүлек буе эш алып бара.

Күперләр, юллар бозлавыкка каршы катнашмалар белән эшкәртелә.

Уфаның Октябрь районында иртәдән бирле 300дән артык җыештыручы ишегалларында тәртип урнаштыра.

Ленин районында 30 берәмлек техника җәлеп ителгән, 482 кубометр кар чыгарылган.