2018 ел башына атлар саны 126 мең баш иде. 2016 елдагы белән чагыштырганда берникадәр кимесә дә, ел дәвамында күрсәткечләр күзгә күренеп яхшырды. Узган елның ун аендагы үсеш 6,5 мең башка якынлашкан. Әлбәттә, атлар саны арту дәүләт ярдәменә генә түгел, аны асраучыларның керемне күбрәк алу юлларын табуы белән дә аңлатыла. Саннар телендә әйт-кәндә, республикада ел саен 3,5 мең тонна чамасы кымыз һәм 8 мең тонна ат ите җитеш-терелә. Продукция җитеште-рүне тагын да арттыру мөмкинлеге бармы, сәүдә базарында ихтыяҗ ничек канәгатьлән-дерелә? Әлеге сорауны без республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка юлладык.
— Әлбәттә, сәүдә базарындагы ихтыяҗларны елкычылык белән шөгыльләнүчеләр даими өйрәнә һәм ансыз аграр бизнес үсә дә алмый, — ди Илшат Илдус улы. — Кымызны күбрәк җитештереп була. Әмма аның специфик продукт булуын да, республикадан читкә дә күпләп чыгарып булмавын аңларга кирәк. Елкы ите белән дә шундый ук хәл. Аны төрләндереп сәүдә итүне киңәйтү — аерым мәсьәлә. Чагыштырмача, алар кыйммәт түгел. Шул ук вакытта ихтыяҗ да аз.
Белешмә. Авыл хуҗа-лыгы министрлыгы мәгълү-матлары буенча, 2018 ел башына атлар саны авыл хуҗалыгы предприятие-ләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының һәркайсында 32шәр мең баш ас-ралса, калганы шәхси ихаталарга туры килә.
Башкортстанда елкычылык дүрт юнәлештә үстерелә: продуктив, токымлы, спорт-ял итү чараларына һәм иппотерапия өчен. Республикада аларның дүрт токымы үрчетелә.
Башкортстанда атларны күп-ләп Урал аръягында үрчетәләр. Баймак районында, мәсә-лән, атлар саны 12 меңгә якынлашса, Әбҗәлил якларында 10 меңнән арта. Башкортстанның Якутия һәм Алтайдан соң илдә ат саны буенча өченче урында булуы да очраклы түгел. Ат үрчетү республика халыкларының милли, яшәеш традицияләре белән дә тыгыз бәйле. Әйткәдәй, ничек кенә булмасын, Русиядә җитештерелгән һәр икенче литр кымыз — Башкортстанныкы.
Соңгы елларда елкы итен генә түгел, кымыз җитештерүне дә җайга салган аграр хуҗалык-лар саны арта. Берәүләр эчке ихтыяҗлар өчен әзерләсә, икенчеләре сәүдәгә чыгарып табыш ала. Соңгысы, әлбәттә, ял йортлары, зур шәһәрләр янә-шәдә булган җитештерүчеләр өчен отышлы.
Башкортстанда 150дән артык кымыз җитештерү фермасы теркәлгән. Исәпкә алынмаганнары да байтак. Илдә җитештерелгән файдалы эчемлекнең яртысына якыны — Башкортстан кымызы, диләр. Аның бик аз күләме генә республикадан читкә озатылуын исәпкә алганда, әлбәттә, башкортстанлылар өчен аны сатып алуда өзеклек юк дигән сүз. Соңгы елларда бия сөтен киптереп, кыш айларында табигый эчемлек рәве-шендә тәкъдим итүчеләр дә аз түгел. Ә кыш айларында яшел тугайдан туеп кайткан бия күчтәнәченә өмет итеп булмый. Ләкин экологик яктан чиста гына түгел, ә шифасы белән өстен торган кымыз хакының сыра бәясеннән арзан булуы, әлбәттә, кызганыч хәл. Әлегә, ни сәбәпледер, кымыз башкаласы статусына лаек булырдай Уфа шәһәрендә дә кымыз эчү культурасы түбән. Аңлаешлырак әйткәндә, халыкның “исе китми”. Күптән түгел үзәк матбугатта шундый хәбәргә тап булдым. Экспертлар, кымызның тәменә карап та аның илнең кайсы тө-бәгендә җитештерелгәнен ялгышмыйча әйтеп була, диләр. Билгеле, Башкортстан кымызына тиңләшүче юк.
— Башкортстанда кымыз җитештерүгә икътисади күзлектән, ягъни табыш чыганагы буларак кына карарга ярамый. Кымыз — безнең имиджны күрсәтүче, башкаларда булмаган продукцияне тәкъдим итүче горурлык. Ул Башкортстанның лаеклы брендлары исемлегендә бал һәм нефть белән янәшә торырга тиеш. Әлеге мәсьәлә соңгы елларда төрле дәрәҗәдәге чараларда күтәрелде. Әмма без аның тагын да лаеклырак дәрәҗәдә торырга тиешлеген аңлап җиткермибез, — диде, үз фикерләре белән уртаклашып, “Кызыл таң” эксперты, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госманов.
Башкортстанда елкычылык дәүләт сәясәте кысаларында үстерелә. Илдә беренчеләрдән булып махсус программа да кабул ителгән иде. Ә инде узган ел яз Хөкүмәт Президиумы утырышында “Башкортстанда елкычылыкны үстерү программасы”н “Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгын 2020 елга кадәр үстерү” программасына кертү мәсьәләсе каралды. Мөһим документта билгеләгән чараларны тормышка ашыру республикада савым бияләре санын, шулай ук авыл хуҗалы-гы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында кымыз җитештерүне арттырырга булышлык итәчәк, — дип билге-ләде тармак министрының беренче урынбасары Рамил Ну-риәхмәтов журналистлар белән очрашуда. Исәпләүләр буенча, елкычылыкта рентабельлелек 2020 елга әлеге 14,3 проценттан 33,1 процентка җитәчәк.
Ат асрау һәм елкычылык терлекчелек тармагында традицион юнәлеш булып калыр кебек. Техник һәм технологик казанышлар чорында яшәсәк тә, авылны атларсыз күз алдына китерү авыр. Эре аграр пред-приятиеләрдә дә, крестьян хуҗа-лыкларында да аларның традицион үз шөгыле бар һәм ул сакланачак. Көнкүрештә генә түгел, хәзер аны туризмны үс-терүдә дә бик отышлы файдаланалар. Ә инде атлары күбрәк булган авыл кешесенә дөнья көтүнең никадәр җиңел-рәк булуын аңлатасы бармы? Крестьянга, бәлки, аның кымызы да, деликатес ризыклары да мөһим түгелдер, әмма аты булганнар һәммәсе дә аны үз гаиләсе әгъзасы кебек якын күрә.
Безнең Мәмәдәл авылыннан ерак түгел Атсөярдә (Дүртөйле районы — автор) узган гасырның сиксәненче елларына кадәр атларның колыннары белән бергә 120 баштан арткан чаклары турында мәрхүм бригадир Мөбәрәк абый Мәхмүтов сөйләгәне хәтердә. Аның: “Беләсеңме, энем, халыкта “Атлыга акыл кирәкми” дигән гыйбарә дә бар бит, дигән сүзе дә истә калган. Ә картәтием Миңнехан сугыштан кайткач, 1946 елдан алып лаеклы ялга киткәнче, 1974 елга кадәр аттан төшмәгән. Ул 30 елга якын “Дөлдөл”, аннары “Йолдыз” кушаматлы атлары белән Атсөяргә Дүртөйле нефть базасыннан техника ягулыгы ташыган. 15 чакрым араны кайбердә көненә икешәр тапкыр ураган...
Әйе, хәзер андый заманалар түгел, болар тарихта калды. Ә атлар сакланды. Дөрес, авылда ат асравы җиңел түгел. Азыгын хәстәрлисе, тәрбияләү мәшәкатьләре бар. Кызганыч хәл, якын киләчәктә авыл кеше-ләре дә атларны күрер өчен шәһәр ипподромнарына йөрүгә калмас микән? Елкычылыкны үстерүдә дәүләт ярдәме арткан хәлдә дә аларның яхшы токымлыларына, спорт-туризм өчен үстерелгәннә-ренә генә өстенлек бирелә, югыйсә. Әйткәндәй, югарыда телгә алынган программага ярашлы, импорттан башка токымлы яшь үрчемне сатып алучылар һәр башка 15әр мең сум исәбеннән субсидиягә өмет итә ала. Бия сөте сату белән шөгыльләнүчеләргә һәр литр өчен 10ар сум өстәп түләнә. Болардан тыш, продуктив юнәлештәге һәм чабыш атлары сатып алучыларга, атларның тереләй авырлыгын исәпкә алып, субсидия төрләре каралган.
Елкычылыкны үстерү, крестьян ихаталарында да атлар санын арттыру турында сүз алып барганда, яшәеш шартлары янә ат көче өстенлек иткән заманаларга кайтамыни инде, дип уйлаучылар да булыр, әлбәттә. Ләкин елкычылыкны милли үзенчәлегебезнең бер яме, ата-бабалардан калган тормыш кәсебе буларак та кабул итәргә кирәктер.
Олег Төхвәтуллин.