Катнашучыларның чыгышын Республиканың халык иҗаты үзәге белгечләре Ирек Әхмәдиев һәм Лира Волкова, “Чолман” республика гәзитенең баш мөхәррире Игорь Губаев, Башкортстанның атказанган укытучысы, мари теле укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Сергей Сайтиев һәм район мариларының “Эрвел Мари” милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Арлан авыл биләмәсе башлыгы Раиса Сатаевадан торган абруйлы жюри бәяләде.
Конкурсның беренче биреме “Визитка” дип аталды. Анда һәр катнашучы милли костюмда чыгыш ясады һәм кыскача үзе, киеме турында сөйләде. Шунысы куанычлы, алар барысы да мари телендә чыгыш ясады.
“Пайрем чес” (“Бәйрәм хөрмә-тенә”) дип аталган икенче конкурска кызлар алдан әзерләнгән. Алар өйләрендә мари милли ашларын пешереп алып килгән. Ә сәхнәдә исә аларның нинди очракларда әзерләнүе, пешерү үзенчәлекләре, моның өчен нәрсәләр кирәклеге турында сөйләделәр. Әзерләнгән ризыклар арасында бәлеш, коймак, хәтта кыздырылган каз да бар иде. Бер сүз белән әйткәндә, һәр катнашучы үзен уңган хуҗабикә итеп кенә түгел, мари кухнясы традицияләрен яхшы белүче итеп тә күрсә-тергә тырышты.
Дөньяны хатын-кыз матурлыгы, акылы һәм шәфкатьлелеге тотуын барыбыз да беләбез. Беренче ике биремне үтәгәндә конкурста катнашучылар үзләренең чибәрлеген һәм ризык пешерү осталыгын күрсәтсә, өченчесендә аларга мари халкының тарихы һәм мәдәнияте, танылган шәхесләре һәм традицияләре буенча белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге бирелде.
Краснокама районыннан Анастасия Тимершина бу мөмкинлек-тән нәтиҗәле файдаланды. Әлеге вакытта Арлан урта мәктәбенең 11нче сыйныфында укый. Конкурсның 13 соравына җавап бирде һәм иң күп балл җыйды.
Дүртенче биремдә кызларга үзләрен “Дан минуты” тапшыруында катнашучы буларак хис итү һәм оригиналь иҗади номер күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Моны Бөре шәһәреннән килгән Виталина Илмурзина барысыннан да яхшырак үтәде. Ул катлаулы акробатик номерлар күрсәтте.
Финалда кызлар барысы бергә сәхнәгә чыгып, мари көенә биеде.
Мәдәният йорты сәхнәсендә районның иң яхшы үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясаган арада, жюри конкурска йомгак ясады. Бөредән Виталина Илмурзина — “Оригиналь сылу”, Мишкә районыннан Эрви Сайпушева — “Мөлаем сылу”, Дүртөйле районыннан Татьяна Вәлитова — “Эрудицияле сылу”, Яңавыл районыннан Алена Петрова “Иҗади сылу” номинацияләрендә җиңүче булып танылдылар. Краснокама районыннан Мария Исинбаевага тамашачылар сөюе призы тапшырылды.
Өченче урын — Тәтешле районыннан Юлия Абделхаковага, икенче урын Калтасы районыннан Людмила Ислаевага бирелде. Беренче урынга Бөре шәһәреннән Ангелина Апаляева күтәрелде. Гран-прига Краснокамадан Анастасия Тимершина лаек булды.
Жюри рәисе Раиса Сатаева һәр катнашучыга “Эрвел Мари” милли-мәдәни автономиясе әзерләгән истәлекле бүләк тапшырды. Раиса Андреевна шундый күркәм бәйрәм оештырган өчен республиканың Мәдәният министрлыгына һәм район хакимиятенә рәхмәт белдерде. Ә район мәдәният бүлеге начальнигы Эльвира Махатаевага Мәдән-ият министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Гөлнара Гыйлемханова.