+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Января 2019, 07:04

Мэр \"Чернобыль\" берлеге\" рәисе белән очрашты

16 гыйнварда Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин "Чернобыль" берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Бахмәтов белән очрашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Муниципалитет ягыннан очрашуда шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Газизов, Гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Артур Гафаров, Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы Рөстәм Хәмитов катнаштылар.

Әңгәмәдәшләр актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Аерым алганда, сүз Уфаның Җиңүнең 50 еллыгы скверында Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнарга һәйкәл кую өчен инвестицияләр җәлеп итү турында барды.