+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Января 2019, 17:04

Исерек һәм гаять куркыныч

Благовещен шәһәрендә кичә төнлә Радужная урамында ике автомобиль бәрелешә. Автомобильнең берсенең 45 яшьлек водителе башта авария урыныннан китә, әмма тиздән мылтык күтәреп кире килә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Машинаны эвакуацияләгән вакытта ул эвакуатор шоферына ата, аннары дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә корал төби.

ЮХХДИ хезмәткәрләре коралланган кешене тоткарлаган һәм аны зарарсызландырган. Аның исерек булуы ачыкланган.

"Бу вакыйгада беркем дә зыян күрмәгән. Ир-атка карата җинаять эше кузгату турында карар кабул ителә", - диделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.