-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 Января 2019, 13:44

Шәһәр йөзен ямьсезлиләр

Уфада "Красное и белое" һәм "Магнит" кибетләренең фасадларын үзгәртәчәкләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
1 сентябрьгә Уфада «Красное и белое» һәм «Магнит» кибетләренең фасадларын үзгәртү бурычы куелды. Бу мәсьәләне бүген оперативка вакытында шәһәр мэры Өлфәт Мостафин күтәрде. Ул ноябрь аенда ук чаралар күрергә кушкан иде. Мэр кибет хуҗаларының биналарны очсызлы профнастил белән тышлап, шәһәрнең ямен җибәрүләре өчен ризасызлык белдерде.

Шул рәвешле, 105 "Красное и белое" кибетенең 84ендә һәм 142 "Магнит"ның 6сында ремонт эшләре башкарылачак. Шәһәр хакимияте баганалардагы, тукталышлардагы, подъездлардагы игъланнар белән дә көрәшәчәк.