Гаиләләр тату һәм ишле булса, балалар ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнсә, ил дә ныклы, көчле була. Бу — беркем дә инкарь итмәс хакыйкать. Гаиләне саклар өчен дәүләт тарафыннан төрле чаралар күрелә, әлбәттә: яшь әниләргә махсус түләүләр, ана капиталы, күпбалалы гаиләләргә фатир, җиңел машина һ.б. Шулай да бүген гаилә институты таркалуга бара.
Өйләнешүчеләрнең 52 проценты берничә елдан никах җепләрен өзүенә ниләр сәбәпче икән? Беренче чиратта, минемчә, балачактан дөрес тәрбия алып үсмәү — адәм баласының киләчәктә үз гаиләсен кора алмавының яки корып та саклый алмавының, төп сәбәбе. Әти-әниләрне юкка гына беренче остазлар дип атамыйбыз бит. Халыкта да “Ана сөте бе-лән кермәсә, тана сөте белән кермәс”, дигән бик гыйбрәтле әйтем бар.
Әлеге проблеманың төбендәге икенче сәбәп – идеоло-гиянең дөрес корылмавы, гомумдәүләт дәрәҗәсендә гаилә, әхлак мәсьәләләренә игътибар җитеп бетмәү. Моның чагылышын нәрсәдә күрәбез? Зәңгәр экраннарда, “сары” матбугат битләрендә! Безнең ил телевидениесе яшьләрне азгынлыкка, эшләми генә рәхәт яшәргә өйрәтү юлында аз көч түкми, теге яки бу артистның гаиләсендәге ямьсез хәлләр турында тапшырулар да күптән инде ялкытты. Чын хезмәт батырлары, күркәм гаиләләр турындагы тапшырулар кая булды соң? Ә пычрак тапшырулардан, кинолардан котылуның юлы бер генә – цензура.
Соңгы вакытта Европаның кайбер илләрендә бер җенестән булган адәм балаларына гаилә корып яшәргә рөхсәт бирүче законнар кабул итә башладылар. Мондый гаиләләргә хәтта бала алып үстерергә рөхсәт бирәләр. Бу бөтенләй башка сыймаслык хәл! Халык ышаныч баглап, сайлап куйган, башкаларны тәртипкә өндәргә тиеш ил аксакаллары нишләп шундый тузга язмаган эшләр башкара? Файда күрмәсәләр, бу кадәр ямьсез кыланырлар идеме? Димәк, барысы да сатыла дигән фикергә киләсе генә кала.
Әлеге мәсьәлә хакында уйланганда ерак һәм әллә ни ерак булмаган тарихка күз салыйк. Нигә Петр I төрле гарип-горабаларны кунст-камерага җыйган? Барлык халык күрсен, гыйбрәт алсын, хаталарны кабатламасын дип. Дин дә тузга язмаган күренешләргә карата каты булган, туры юлдан тайпылучыларга каты җәза биргән. Урта гасырларда ике ир-егетнең, хатын-кызның гаилә корырга җыенуын күз алдына да китереп булмаган, аларны үзлә-рен генә түгел, бөтен нәселләре белән утка ягарлар иде... Бүген, әлбәттә, табигать тарафыннан кыерсытылып, дөрес кыйбласын югалтучыларны учакка ташларга өндәмибез, тик нигә әхлакый гариплекне яклап, алай гына түгел, зурлап, махсус законнар чыгарырга? Бу бит үсеп килүче буынга әлеге куркыныч авыруны йоктыру өчен киң юл ачуга тиң!
Ике ир заты тәрбиягә алып үстергән бала, үскәч, үзен җәм-гыятьтә, һичшиксез, кимсе-телгән итеп тояр, кояш астында үз урынын таба алмыйча җәфа чигәр. Чит илләрнең “алдынгы” тәҗрибәсе якын елларда безгә дә килеп җитмәс дип беркем дә ышандыра алмый – менә шунысы бигрәк җанны әрнетә.
Ә телевидениегә цензура кертү мәсьәләсенә килгәндә, халыкның әлеге җәһәттән фикерен белү өчен махсус тикшеренүләр үткәрелсә, иманым камил, күпчелек цензура өчен тавыш бирер иде. Беркем дә газиз баласының юньсез тапшырулар, кинолар йогынтысында рухи гарип булып үсүен теләми бит.
Ренат Нуретдинов,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, Русиянең
мактаулы нефтьчесе.
Дүртөйле районы.