Янәсе, срогы чыгып, бу бурычлар өметсезгә әйләнгән. Прокуратура аларны мәҗбүри түләтү социаль киренкелек китереп чыгарырга мөмкин, дип санаган. Шуңа күрә бурычлар юкка чыгарылган.
Бу идея Русиянең башка төбәкләрен дә рухландырды. Әйтик, Казанда бер депутат әлеге мәсьәлә буенча Татарстан прокурорына мөрәҗәгать иткән һәм өч елдан арткан бурычларны гамәлдә чыгаруны сораган.
Тик “Газпром” моның белән ни өчендер килешми. Тикшерүләр, суд карары кирәк, имеш, һәм, гомумән, газга түләмәгән кешеләрне кичерергә ярамый...
Чечняга яраган күп нәрсә безгә ярамый шул. Бер курыккан эт ничә көн өрә диләр әле?