+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 Января 2019, 11:51

Дәваханәгә озатылган балаларның саны 12гә җитте

Уфага олимпиадага килгән укучыларга нәрсә булган?

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген иртәнгә Уфаның 4нче дәваханәсенә озатылган балалар саны 12гә җитте. Алар арасында укытучылары да бар. Табиблар үсмерләрдә ашказаны-эчәк инфекциясе булуы мөмкин, диләр, әлегә медицина тикшерүе үткәрәләр.

Уфаның Гражданнарны саклау идарәсе хәбәр итүенчә, «Амакс турист» отеленә республиканың төрле районнарыннан биология буенча Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабына килгән 186 укучыны урнаштырган булганнар.

Кичә башта өч үсмер үзен начар хис иткән, кичкә тагын 9 укучыны дәваханәгә ашыгыч ярдәм машинасында озатканнар. Әлеге вакытта кунакханәдә 109 кеше калган, ә 64е өйләренә кайтып киткән.

"Роспотребнадзор" әлеге хәл-вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.